Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Танып - белү сәгате: "Исәнмесез кошкайлар!"

 1апрель халыкара кошлар көне, шул уңайдан китапханәдә  “Исәнмесез кошкайлар” исемендә танып – белү сәгате үткәрелде.  Кичә өчен“Язны сәламли кошлар” дигән китап күргәзмәсе төзелде, “Балалар! Кош ояларын туздырмагыз!” дигән плакат эленде..Алар үзләре ясаган кош рәсемнәренә карата кыскачы мәгълүмәт язып килделәр һәм һәрбер укучы шул турыда сөйләде. Аннары укучыларга  кошлар турында  кызыклы  сораулар бирелде. Укучылар үзебезнең якта яшәүче кошлар турында табышмакларга җавап әйттеләр. “Кошлар турында мәкальне– дәвам ит” мәкальләре әйтелде.“Кайсы кош икәнен билгелә уены” , “Буталган хәрефләрдән кош исемен табу” уеннары уйнатылды. Балалар яраткан кошларының рәсемнәрен ясадылар.

Чара ахрында “Кошлар- безнең дусларыбыз” исемендә рәсем  бәйгесенә йомгак ясалды.