Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Фестиваль - конкурс "Сәламәтлек - яшәү рәвешебез"

29 нчы март көнне Югары Лоҗы авыл китапханәсе район күләмендә уздырылган «Сәламәтлек - яшәү рәвешебез»  фестиваль конкурсында катнашты. Чарада 3 нче һәм 5 сыйныф укучылары катнашты.

  Фестивал – конкурс “”Саулык зур байлык” исемендә  сәламәт яшәү рәвешен яктырткан презентация күрсәтү белән башланып китте. Презентация барышында балалар  сәламәтлек турында белән әнгәмә үткәрелде.

Конкурс  мәдәният йортында дәвам итте. Тамашычылар игътибарына  балалар көче белән әзерләнгән “Винегрет” дигән скетч күренешен тәгъдим иттек. Күренештә укучы балалар Алина Гиниатуллина, Искәндәр,Булат Зиннуровлар, Айгөл һәм Альбина Усмановалар үзләренең осталыклырын күрсәттеләр. Анда  һәр яшелчәнең кешегә файдалы яклары турында сөйләнелде.

Китапханәдә алдан эшләнгән “Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм” исемендә барлык спорт төрләреләрен үз эченә алган, плкатның эчтәлеге белән китапханәче таныштырды.

“Сәламәт булыйм дисәң” дигән китап күргәзмәсендә , сәламәтлек темасын яктырткан кызыклы һәм файдалы китаплар белән таныштылар.

Сәламәтлек турында “Туклануда яшелчәләрнең әһәмияте”, “Витаминнар”, “Яшелчәләрнең дәвалау үзлекләре”, “Сәламәтлеккә биш адым” исмендә буклетларга күзәтү ясалды.

“Шифалы үләннәр” күргәзмәсенндә киптерелгән дару үләннәренең дәвалау үзлекләре белән таныштылар. Йөрәк эшчәнлеге өчен файдалы булган Меллиса турында мәгүлүмәтне кунаклар  зур кызыксыну белән тыңладылар. Иң мөһиме  дару үләннәрн вакытында җыеп, дөрес кулланырга кирәклеге әйтелде.

“Тәмле һәм файдалы” номинациясендә  “Винегрет” салаты  күрсәтелде. Гади һәм бик файдалы салат составына кергән кергән чөгендер, бәрәңге, кыяр, кишер,суган яшелчәләре белән Сибгатуллина Илмира һәм китапханәче таныштырды.Яшелчәләрнең рәсемнәрен күрсәтеп алардагы витаминнарның кешегә файдалы яклары  турында мәгүлүмәт бирелде.

Тамашачылар белән табышмаклар һәм мәкальләр уены уйнатылды . “Яшелчәләр”, “Чисталык” турында табышмак сорауларына җаваплар эзләделәр. Башын әйтәм, азагын сез әйтеп бетерегез дигән “Сәламәтлек турында мәкальлләр бәйгесендә укучылар теләп җавап бирделәр. Дөрес җавапларга  бүләк итеп һәркемгә файдалы булган алмалар бирелде.

Сәламәтлек фестивале балалар көче белән әзерләнгән “Безнең сәламәтлек – безнең кулларда”  - флешмобы белән тәмамланды. Балаларның спорт хәрәкәтле биюләре, аларның осталыкларын күрсәтте.

Кичәне һәркемгә сәламәтлек теләп, һәр килгән көнгә сөенеп яшик – дигән теләктә тәмамладык.

Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре җитәкчесе С.М.Батршина ,  катнашучыларга оештыручыларга җылы сүзләрен, изге теләкләрен җиткерделәр.