"Ачышлар һәм бөек исемнәр"
2021 ел - Россия буенча Фән һәм технологияләр елы – дип игълан ителде. Шул уңайдан китапханәдә « Ачышлар һәм бөек исемнәр» исмендә танып – белү сәгате үткәрелде. Кичәгә 3нче һәм 5 нче сыйныф укучылары чакырылды.
Чара барышында укучылар төрле тармакларда бөек ачышлар ясаучы, рус галимнәре Михаил Ломоносов, Николай Лобачевский, Дмитрий Менделеев, Александр Попов һәм башка галимнәре белән таныштылар. Аларның бөек ачышларын балалар зур кызыксыну белән тыңладылар. Чара өчен “Бөек рус галимнәре” исемендә энциклопедия китаплардан оештырылган күргәзмә төзелде. Балалар күргәзмәдән үзләрен кызыксындырган темага китаплардан мәгүлүмәт алдылар.