шигърият сәгате" Шигъри сурәт остасы"
Шагыйрь Рөстәм Акъегетнең тууына – 70 ел тулу уңаеннан китапханәдә «Шигъри сурәт остасы» дип исемләнгән шигърият сәгате уздырылды. Акъегет гомере буе радио һәм телевидениегә хезмәт итә. Ул радионың алтын фондына кертерлек уникаль язмаларны туплап, аларны ул тәртипкә китерүче журналист та була.
Аның һәр җөмләсе җырлап торучы, тирән мәгънәле шигырьләрен укыдык :”Балачак хатирәләре”, Йолдыз гыйшкы”, Көзләр җитте”, “Төнге юлдаш” һ.б. Шагыйрьнең “Агыла болыт офыкларга”, “Төнге сулар”, “Янды бер шәм таңнарда...” китапларыннан күргәзмә оештырылды.