"Халык әкиятләрен укыйбыз" бергәләп уку
3 мартта Бөтендөнья кычкырып уку көне билгеләп үтелә. Югары Лоҗы китапханәсендә Бөтенроссия акциясенә кушылып "Халык әкиятләрен укыйбыз" дигән фольклор кичә үтте. Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәктә өмет һәм хыяллары чагылган. Балалар дөнья һәм Татарстан халыклары әкиятләреннән торган “Иң татлы тел – туган тел” исемендә китап күргәзмәсе белән таныштылар. Кичәдә балалар дөнья халык әкиятләреннән үзбәк халык әкияте “Арыслан, ишәк һәм төлке”, “Насретдин бүләге”, татар халык әкияте “Әтәч патша” әкиятләрен кычкырып укыдылар һәм китапханәгә кайткан яңа әкият китаплары белән таныштылар.