Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Орашу - кичә "Әфган җире безне ныкклыкка сынады"

Быел совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 32 ел тула. 1989 елның 15 феврале тарих битләренә безнең илнең соңгы солдатлары Әфганстан җиреннән чыккан көн буларак кереп калды. Ун елга сузылган әфган сугышында 15 меңннән артык Советлар Союзы гражданы һәлак булды.

Әфган җилләре безнең авылны читләтеп үтмәде. Ул елларда хәрби хезмәткә чакырылган егетләребезнең 3е Ватан алдындагы изге бурычын шунда үтәде. Шуларның 2  кайткач һәлак булды.

Минем авылдашым Фаяз  Биккинин да – менә шул батыр йөрәкле егетләребезнең берсе. 15 февраль көнне аның өенә барып,  очрашу үткәрелде. Чәй өстәле артынңда авылыбызның шулай ук Әфганстанда хезмәт итеп, кайткач вафат булган Сайфуллин Гамил һәм Хөснетдинов Равилне искә алдык.