патриотик сәгать " Бар җырымны илгә багышладым"
15 февральдә герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула. Шул уңайдан клуб белән берлектә “Бар җырымны илгә багышладым” исемдә батырлык сәгате үткәрелде. Моның өчен шул ук исемдә Муса Җәлилнең иҗатын яктырткан китаплардан, иллюстрацияләрдән күргәзмә төзелде.
Чарага башлангыч һәм урта сыйныф класс укучылары чакырылды.
Туган илне ярату, патриотизм хисләре тәрбияләү уңаеннан, укучыларны шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдым.
М. Җәлилнең – “Моабит дәфтәрләре” белән таныштырып ,милли шигъриятне дөнья киңлекләренә чыгарган, кыска гомерендә үзеннән соңгы буыннарга үлмәс иҗат калдыруы, әлеге җыентыктагы шигырьләренең, илгә нинди юллар белән кайтып җитүе,укучыларда зур кызыксыну уятты.
Башлангыч сыйныф укучылары, арасында “Кечкенә Мусаның шигъри чишмәсе” уку бәйгесендә, шагыйрьнең “Чишмә”, “Маэмай”, “Куян”,Карак песи” шигырьләрен сөйләделәр.
5 һәм 6 сыйныф укучылары “Кызыл ромашка”, Вәхшәт”, “Ана бәйрәме”,Кичер илем!” шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.
Соңыннан шагыйрьнең иҗаты буенча “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” исемендә викторина үткәрелде.