Туган тел бәйрәме "Укыйм сөйлим - анам телендә"
19 көнне февраль көнне китапханәдә халыкара туган тел көне, Республикабызда “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан “Укыйм сөйлим – анам телендә” исемендә тематик сәгать үткәрелде. Чарага 5,6,7сыйныф укучылары чакырылды.
Балаларга татар теленең, күп гасырлык тарихы булган, дөньядагы иң дәрәҗәле тел исәбенә кертелүе турында мәгълүмәт бирелде.
Татар халык иҗатында әкиятләр аерым урын алып тора. Укучыларны “Бу кайсы әкияттән!” викторинасы аша әкиятләрне искә төшердек.Укучылар әкият геройларына җавап эзләделәр, әкиятләрдән өзек укып, исемен белделәр.
Шулай ук укучылар өчен туган телебезнең бөеклеген “Сүз эчендә хикмәт бар” китабы буенча татар халык иҗаты – мифлар, халык җырлары,мәкальләр аша, аны дәвам итеп белдек.
Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын алып тора. Без аны “Җомак әйтәм – җавап тап” дигән ярышта белдек. Язучы Мөҗәһитнең “Акыллыга сүз әйттем” китабыннан, алар кошлар, хайваннар, үсемлекләр турындагы табышмакларга бик тапкыр җавап бирделәр.
Кичәнең икенче өлешендә укучылар дөнья халык әкиятләреннән “Юмарт дөя”, “Акыллы кыз”. “Мөгезле патша”, “Арыслан белән куян” не кычкырып укыдылар.
Кичә өчен шул ук исемдә китап күргәзмәсе төзелде.Күргәзмәдә татар халкының иҗатына багышланган әкиятләр,табышмаклар, мәкальләр, дастаннардан торган китаплар урын алды.