Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"900 көнлек Ленинград блокадасы"

27 январьдә Ленинград блокадасы өзелүгә – 77 ел тулды. Шушы тарихи вакыйга  уңаеннан  китапханәдә “900 көнлек Ленинград блокадасы” исменедә батырлык сәгате үткәрелде. Кичә өчен иллюстрацияләр белән  шул ук исемдә китап күргәзмәсе оештырылд. Кичә барышында укучыларны, Бөек Ватан сугышы турында аңлатма, фашистларның Ленинградны чолгап алып, камалышта калуын,  шәһәр халкының фидакарь батырлыгы, ипи бәясе, шәһәргә юл бары тик Ладога күле аша гына булуы аңлатылды. Әңгәмә “Ленинград блокадасы турында балаларга” исемендә электрон презентациясе белән үрелеп барды. Балаларга Санкт Петербург  тарих музеенда сакланучы Таня Савичеваның  көндәлеге укылды, аның буенча фикер алышу булды. Соңыннан укучылар бер минут тынлык белән блокада вакытында үлгәннәрне искә алдылар.