Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Теле барның - иле бар"

2021 ел Татарстан Республикасында  “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” игълан ителде. Шул уңайдан китапханәдә балаларда , халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну уяту,туган телебезгә хөрмәт хисләре тәрбияләү уңаеннан  “Теле барның -  иле бар” исемендә фольклор кичәсе үткәрелде. Кичәгә 2,3,5,6,7, сыйныф укучылары чакырылды.

Кичәне китапханәче  ачып җибәрде.Кичәгә килүчеләрне татар халык иҗаты китап күргәзмәсе белән таныштырды, халкыбызның милли йолалары, гореф- гадәтләре турында сөйләде.

 Кичә барышында татар халык мәкальләрен укып “Канатлы сүзләр” белән таныштылар, табышмаклар әйтеп зирәклектә ярыштылар. Табигать күренешләре турында сынамышлар укып, балалар үз фикерләрен җиткерделәр. Дөнья халык әкиятләреннән , балалар чиратлашып, татар халыке әкияте “Өч кыз туган”,  үзбәк халык әкияте  “Арыслан, ишәк һәм төлке”, рус халык әкияте “Өч аучы”, төрекмән халык әкияте “Асыл таш тавы” якут халык әкияте “Бабай, әти һәм онык” әкиятләрен укыдылар .

Кичә өчен оештырылган китап күргәзмәсеннән балалар  үзләре  теләгән китапларны яздырып алдылар.