"Халык әкиятләрен укыйбыз"
Югары Лоҗы китапханәсе “Халык әкиятләрен укыйбыз” онлайн конкурска кушылды. Көрд халык әкияте “ Өч дус” Сабирова Гөлназ , швед халык әкияте “Комсыз хуҗабикә” Галиев Рузил , үзбәк халык әкияте “Арыслан ишәк төлке” Мухутдинова Әдилә , албан халык әкияте “Насретдин бүләге” Зиатдинова Гүзәл укыдылар.(видеоязма). Бәйгене Зәй үзәк балалар китапханәсе Татарстан Республика каршысында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” ына карата оештырды.