"Кышкы фантазияләр"
8 январь көнне, балаларның кышкы каникулларын күңелле итеп үткәрү уңаеннан китапханәдә “Кышкы фантазияләр” исемендә рәсем дәресе үткәрелде. Балалар бергәләп җыелышып кулларына төсле карандаш, фламостерлар белән кышның матур күренешләрен ясадылар. Һәрбер бала үзенә охшаган табигать күренешен ак кагәзьләргә төшерде. Кыш –ел фасылының иң салкыны һәм иң бизәклесе. Шуңа күрә дә балалар кыш бабайны һәм кышкы табигатьне сурәтләделәр. Дәрес ахырында исә балаларга Кыш бабайның баллы күчтәнәчләре бирелде. Китапханәдә балаларның рәсемнәре буенча күргәзмә оештырылды.