Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Кышның кызыклы уеннары"

       6 январь көнне, мәдәният йорты каршында , балаларның кышкы каникулларын  кызыклы уздыру уңаеннан “ Кышның кызыклы уеннары”  исемендә  күңелле чара  үткәрелде. Балалар кар атышып уйнадылар, чанада шудылар. Аннары ике командага бүленеп “Кардан  тәгәрәтеп кар йомгагы ясау”, “”Кардан бүләк эзләү”, “Озынлыкка кар ыргыту”, “Иң җитезләр” уеннарында ярыштылар. Яшел чыршы әйләнәсендә җыр җырлап әйләнделәр. Кыш бабай балаларга баллы бүләкләшрен өләште. Балалар саф һавада уйнап, күтәренке күңел белән таралыштылар.