"Хуш киләсең, Яңа ел!"
29 декабрь көнне Түбән Лоҗы авылы мәдәният йорты белән берлектә “Хуш киләсең яңа ел!” исемендә балмаскарад үткәрелде. Төрле әкият геройлары булып киенгән балалар шигырьләр сөйләделәр, матур итеп биеделәр, моңлы җырлап кыш бабайдан күчтәнәчләр алдылар. Балалар кыш бабай, кар кызы, убырлы карчыклар белән кызыклы уеннар уйнадылар. Беркем дә бүләксез калмады, кыш бабай балаларга баллы күчтәнәчләр өләште. Соңыннан лоторея билетлары уйнатылды. Барсы да күтәренке бәйрәм кәефе белән таралыштылар.