"Карлы урамда уйнадык"
Балаларның көтеп алган кышкы каникуллары башланды. 29 декабрь көнне балалар белән урамда бергәләп төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык. Балалар ике командага бүленеп, бау белән тартыштылар, ледянкаларга кечекенәләрне утыртып озынлыкка ярыштылар, озын агач чаңгылар дүртәр бала басып шулай ук тизлектә ярыштылар. Уен ахрында балалар белән кыш турында табышмаклар әйтештек. Балалалар кышкы саф һавада йөреп, уйнап-көлеп, рәхәтләнеп ял иттеләр. Балалар уеннан күтәренке кәеф белән таралыштылар.