"Энҗеләр өләшүче шагыйрь"
19 декабрь көнне китапханәдә балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗановка 70 яшь тулуга багышланган “Энҗеләр өләшүче” исемендә кычкырып укулар үткәрелде. Китапханәче шагыйрьнең Бәхет юлы” китабыннан “Туган тел”, Мөгезле Булат”, Бабай нигә елый”, “Куян итек” шигырьләрен балалар кызыксынып тыңладылар. “Әнием канатлары” китабыннан балалар шигырьләрен кычкырып укыдылар. “Очты, очты...” китабыннан тел шомарткычлар укып, сөйләмнәрен тизләттеләр. “Акыллыга сүз әйттем...” китабында шигырь – табышмакларга җавап эзләделәр. Чара өчен оештырылган китап күргәзмәсендә балалар, шагыйрьнең башка китаплары белән таныштылар.