"Илебезнең батыр уллары"
9 декабрь Ватан Геройлары көне уңаеннан китапханәдә “Илебезнең батыр уллары” исемендә тарихи сәгать үткәрелде. Бу бәйрәм тарихының тамырлары ерак чорларга барып тоташа. Ул илебезнең төрле вакытларда халыкка, күпмилләтле Ватанга тугры хезмәт иткән, сугышчан һәм хезмәт батырлыклары кылган асыл ул – кызлары хөрмәтенә булдырыла.
Чара барышында укучыларны, яу кырындагы һәм хезмәттәге батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое һәм Социалистик Хезмәт Герое дигән югары исемнәргә лаек якташларыбыз белән таныштырылды. “Батыр сүзен ничек аңлыйсың?” дигән темага фикер алыштык. Укучылар китап күргәзмәсендә, кешелекнең батырлыгын, намусын, кыюлыгын, каһарманлыгын чагылдыручы әдәбият белән таныштылар.