Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Кеше китә - җыры кала"

        1 декабрендә Татарстан Республикасының халык язучысы, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият галиме, укытучы Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиевнең тууына 90 ел тула. Шул уңайдан китапханәдә "Кеше китә - җыры кала" исемендә әдәби сәгать үткәрелде.  Мәһдиев татарны татар иткән, аның үзенчәлеген ачып биргән шәхес. Кайсы гына төбәктә генә булмасын, аның әсәрләре яратып укыла. Милләтебезнең асыл сыйфатларын  үзенә җыйган мондый шәхес, әдәбият күгендә якты йолдыз калачак.

       Кичә барышында язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырдым. Язучының халык тарафыннан яратылып укыла торган “Без кырык беренче ел балалары”, Кеше китә – җыры кала”, “Тоналар төшкән җирдә” әсәрләреннән өзекләр укып фикер алыштык. Кичә өчен оештырылган “Кеше китә – җыры кала “ исемдә  китап күргәзмәсендә китап укучылар, язучының әлегә укылмаган әсәрләре белән дә таныштылар.