"Игелек кылып яшик"
3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. 1 – 10 декабрьгә кадәр инвалидлар декадасы дәвам итә. Шул уңайдан китапханәгә йөри алмаучыларга, инвалид авылдашларыбызның өйләренә барып хәлләрен белеп кайттым. Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр күп.
Мөмкинлекләре чикле авылдашларыбыз минем килүне бик җылы кабул иттеләр. Ә мин исә аларга китаплар, сөембикә,журналы һәм газеталар алып килдем.