"Җәлил укулары"
8 ноябрь көнне, китапханәнең ике укучысы Бөтендөнья татар конгрессы, республика Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесендә катнашты. Конкурс каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү һәм яшь талантларны ачыклау максатыннан оештырылды. Сибгатуллина Илмира Муса Җәлилнең “Алман илендә”, ә 5 сыйныф укучысы Мифтеева Ләйлә “Кызыл ромашка” шигырен яттан сөйләделәр. Мифтеева Ләйлә алдагы турга үтте.