Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Вакытлы матбугат - рухи азык чыганагы"

Хөрмәтле китап сөюче дуслар! Китапханәбезгә Казан утлары журналының 11 саны кайтты. Анда, барыбызның да яратып укый торган Рәвилә Шайдуллина - Моратның "Карт шомырт хатирәсе" романының дәвамы басылды! Кызлар сыман һаман да яшь, матур, энергиясе ташып торган ресторан хуҗасы, эшмәкәр Равилә Шәйдуллина – Мурат соңгы арада иң яратып укылган авторларның берсенә әйләнде. Ул әдәбият мәйданына  шигъри бәйләмнәре белән килеп кергән язучыбыз. “Карт шомырт хатирәсе” романында вакыйга репрессияләрнең канлы тәгәрмәче аның нәселен таптап, сытып уза, адәм баласы түзә алмаслык шартларга куя... .Әсәрне укырга теләүчеләрне китапханәдә көтеп калам.