Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Табигатьтә көз"

     16 октябрь көнне, балалар белән “Табигатьтә көз” исемендә рәсем дәресе үткәрелде.

Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы – ел фасыллары алмашынуы. Шулар арасында көз – иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур, җир өстенә сары юрган түшәлә.

 Максат, балаларда көз фасылының үзенә генә хас булган матурлыгын һәм гүзәллеген күрә белергә, көз фасылына соклану хисләре тәрбияләү, балаларның табигатьтәге  үзгәрешләрне белүләрен аныклауга өйрәтү. Балалар, табгать күренешләреннән гөмбә,сары өрәнге яфраклары, энәсенә алма кадаган керпе, кәрзиндә алма, сары төскә буялган төрле агач рәсемнәрен тыршып, матур итеп ясадылар. Алар үзләренең рәсемннәреннән бик канәгать калдылар. Мероприятиядә 7 бала катнашты.