Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Сүзлекләр, энциклопедияләр һәм белешмәлекләр"

Югары Лоҗы авылы китапханәсендә 4-5 сыйныф укучылары өчен «Сүзлекләр, энциклопедияләр һәм белешмәлекләр» исемендә китапханә дәресе үткәрелде. Сүзлекләр һәм энциклопедияләр бәя биргесез ярдәм күрсәтәләр, чөнки алар бер үк вакытта танып-белү коралы да, милли мәдәниятнең мөһим өлеше дә. Чара барышында балалар энциклопедияләрнең XVI гасырдан башлап безнең көннәргә кадәр үсеше тарихы белән таныштылар. Дәрес өчен оештырылган “Сүзлекләр – белем дөньясына ачкыч” исемендә китап күргәзмәсенда балалар өчен чыгарылган “Кем ул? Нәрсә ул?” энциклопедиясенең 1,2,3 томнары, словарьлар, , аңлатмалы сүзлекләр белән таныштылар, аннан соң биремнәр үтәгәндә үз белемнәрен күрсәттеләр. Балалар бик теләп сүзләргә синонимнар һәм антонимнар таптылар, сүзләр төзеделәр. Биремнәрне күргәзмәдә тәкъдим ителгән сүзлекләр, энциклопедияләр һәм белешмәлекләр ярдәмендә үтәргә кирәк иде. Биремнәрне башкарганда балалар белешмә әдәбияттан файдалану кагыйдәләре турында өстәмә белемнәр алдылар.