"Ягез әле кызлар!"
23 октябрь көне, укучы балалар белән “Ягез әле кызлар” исемендә көзге КВН уены уздырылды.
Балалар “Миләш” һәм “Балан” командаларына бүленделәр. Командалар бер – берләрен сәламләделәр һәм девиз әйтештеләр.
Командалар “Сүз төзү” конкурсында “Карлыган” сүзеннән кем күбрәк сүз төзи ала 2 минут эчендә зирәклектә сынаштылар. Һәр дөрес җавапка 1 балл бирелә.
“Кара-каршы” конкурсында,командалар җыр буенча көч сынаштылар, Беренче команда башлый, ә икенче команда соңгы хәреф нинди була шуннан җыр башларга тиеш.
“Кем чибәррәк?” конкурсында ике командадан берәр бала , матур киемнәрен күрсәттеләр.
“Интеллектуаллар” конкурсында көз темасына командаларга 3 әр сорау бирелеп, аларга җавап бирдер.
“Тәлинкәдә нәрсә?” конкурсы. Командалардан 1әр кыз чакырыла. Күзен бәйләгән килеш ул тәлинкәләргә салынган яшелчәләрне кул белән генә капшап нәрсә икәнен белергә тиеш.
Кичә һәр ике команданың алдан әзерләнгән биюләре белән тәмамланды. Иң күп очко җыеп “Миләш” командасы җиңүче дип табылды. Барлык катнашучы балаларга да баллы призлар таратылды.