Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Көз патшалыгына сәяхәт"

5 ноябрь көнне китапханәдә, балаларның көтеп алган көзге каникул вакытында “Көз патшалыгына сәяхәт” исемендә танып – белү, уен сәгате үткәрелде. Көзге табигать могҗизаларга бай. Аны серләрен белү өчен без балалар белән көзге табигатькә сәяхәт кылдык.

     Чара барышында балалар “ел фасыллары” , “көз” турында табышмакларга җавап эзләделәр, “ көз” турында сынамышлар, мәкальләр, әйтештек. Аннан балалар “көз” темасына рәсемнәр ясадылар.

         Китапханәче балаларны  көз турында язган шигырьләр авторлары Б.Рәхимова, Ә.Габиди, Н.Гайсин белән таныштырды. Соңыннан балалар үзләре дә көз турында шигырьләр укыдылар. Мероприятиядә – 5 бала катнашты.