"Ак калач"
27 сентябрь көнне балалар уен – фест кысаларында татар халык уены”Ак калач” уенын уйнадык.Балалар кулга – кул тотынышып бер түгәрәк ясыйлар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый – җырлый, калач ничек пешүен, җәелү – кысылуларын кул хәрәкәте белән күрсәтеп уртадагы баланы кысып куялар. Ул бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да үзе түгәрәктегеләргә кушыла һәм уен – җыр шулай дәвам итә. Мероприятиядә – 12 бала катнашты.