Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Яңа китап - яңа дус"

Китапханәдә "Яңа китап - яңа дус" исемендә яңа кайткан китаплар буенча информация үткәрелде.
Кечкенә китап сөюче дуслар белән без бергәләп яңа китаплар дөньясына сәяхәт кылдык .
Китаплар берсеннән- берсе кызыклы һәм мавыктыргыч та. Алар арасында шигырьләр, әкиятләр, маҗаралы повесть, табигать күренешләре турында энциклопедия бар.
Кечкенәләр өчен Фәйрүзә Мөслимованың "Татарча әлифба" дигән китабы хәреф танырга, укырга өйрәнүдә менә дигән булышчы булыр.
Ә шигырь китапларының ниндиләре генә юк! Язучы апа, абыйлар беләләр шул безнең кечкенәдән кызыклы шигырьләрне яратып укыганны. Шигырьләрне укып сез андагы геройларга сокланырсыз, кайберләреннән гыйбрәтле сабак та алырсыз. Г. Кутуйның " Рөстәм маҗаралары" китабында 13 яшьлек кыю, тәвәккәл малай Рөстәмнең маҗаралары, батырлыгы турында укып белерсез. Әкиятләр китабы сезне серле әкият иленә чакыра. "Табигать күренешләре энциклопедиясе"ндә исә җир шарындагы 30 табигать күренеше турында тулы белешмә бирелә. Аларның һәрберсе кызыклы да, гыйбрәтле дә . Китап шигырьләр һәм рәсемнәр белән тулыландырылганган. Балалар барлык яңа китаплар белән кызыксынып таныштылар. Һәм әләбәттә инде өйләренә дә яздырып та алдылар.