"Төп закон - яшәеш гарантиясе"
Югары Лоҗы китапханәсендә “Төп закон – яшәеш гарантиясе ” исемендә Татарстан Республикасы Конституция кабул иткән көнгә карата хокук сәгате үткәрелде. Татарстан Конституциясе халкның барлык мәнфәгатъләрен үз эченә туплап, өмет- хыялларын чагылдыра, киләчәккә ышанычын беркетә.
Кичәгә урта яшьтәге мәктәп балалары чакырылган иде. Укучылар Татарстан Конституциясе тарихы белән танышып үттеләр, бердәмлек, дәүләт, депутат, президент кебек сүзләрнең мәгънәләренә төшенделәр. Дәүләт бәйрәмнәре, Республикабызның танылган шәхесләре турында белемнәрен викторина сорауларына җавап биреп тикшерделәр.
Әлеге темага багышлап күргәзмә тәкъдим ителде.
Соңыннан бергәләп Татарстан дәүләт гимн тыңладык.