Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Бала хокукы бозылмасын

20 ноябрь Халыкара балалар хокукларын яклау көне уңаеннан, Югары Лоҗы китапханәсендә “Бала хокукы бозылмасын” исемендәге танып – белү сәгате үткәрелде.

       Кичә барышында укучылар Берләшкән милләтләр Оешмасының Бала хокуклары турындагы Конвенциянең кабул итү тарихы белән таныштылар. Укучыларга үз хокукларын яклый алсын өчен конвенциянең төп маддәләре белән таныштырдым.

Кичәнең икенче өлешендә “Бала хокуклары” исемендәге презентация күрсәтелде.