"Китап төзелеше"
Китаплар безнең тормышыбызга балачактан ук килеп керәләр һәм гомеребез буена безнең белән янәшә булалар. Китапның төп элементлары белән якыннанрак танышу максатыннан 16 март көнне китапханәдә "Китап төзелеше" исемле китапханә дәресе үткәрелде. Китапханә дәресенә 4 сыйныф укучылары чакырылды. Алар китап төзелешенең төп элементлары: тышлык, аннотация,эчтәлек,битләр, кереш сүзләр белән таныштылар. Дәрес барышында теоретик белемнәрен практик эшләр белән дә ныгыттылар һәм өйгә үзләренә охшаган китапларны укырга алдылар.