Хуш киләсең, Көз кызы Сөмбелә!
Табигатьнең иң асыл фасылында үткәрелә торган “Көз кызы Сөмбелә!” дигән әдәби кичә үткәрелде.
Кичә конкурс рәвешендә барды. Һәрбер уен көз темасына кагылды
Кичә барышында яшелчәләр, җиләк -җимешләр турында шигырьләр тыңладык, табышмакларга җавап эзләдек.
Шулай ук атна буена укучыларның көз темасына яшелчәләрдән ясап алып килгән сувенирларына, плакатларына, рәсемнәренә бәя бирелде .