"Әнкәй җирдә иң зур кеше"
8нче март халыкара хатын – кызлар бәйрәме уңаеннан мәктәп белән берлектә “Әнкәй җирдә иң зур кеше” исемендәге әдәби тематик музыкаль кичә үткәрелде.Бәйрәмгә укучыларның әниләре, авылыбыздагы апалар һәм әбиләр килделәр. Кичә өчен “Дөнья матурлыгы әнкәйләрдә” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.Укучылар, әниләр турында бай эчтәлекле китаплар белән таныштылар.
Кичә барышында килгән барлык әниләрне һәм әбиләрне 8 март бәйрәме белән кайнар котлап, иң изге теләкләребезне җиткердек.
4 класс укучылары Валиуллина Милена “Газиз әнием”, “Кадерле әниләргә” Сабирова Гөлназ “Әйбәт минем әнием”, “Бу дөньяда бер генә” шигырьләрн әниләренә багышлап сәнгатьле итеп сөйләделәр.
Чара барышында, әниләр белән “Серле тартма”, “Нишләргә” уены уйнатылды.Татар халык җыры “Әпипәне” не ике әни чуваш һәм мари телләрендә башкаруы, кичәне тагында җанландырып җибәрде.
4нче сыйныф укучылары Валиуллина Милена белән Сабирова Гөлфиянең “Иң матур җыр”, “Гөлкәйләрем”, “Без бит авыл кызлары” җырлары әниләренә бәйрәм бүләге булып яңгарады.
Әти –әниләргә булган хөрмәтләү хисләре җырда гына түгел, халкыбызның зирәк акыллы иҗат иткән мәкальләрдә дә киң чагылган белү өчен “Мәкальне башлыйм, ахрын дәвам ит ” уены уйнатылды.
Валиуллина Милена белән Сабирова Гөлназ башкаруында “Көнчыгыш”, һәм “Яулык” белән биюләре бәйрәмне тагында ямьләндереп җибәрде.
Кичә ахрында барлык килгән әниләр белән бергәләп “Бер кыз бала җыр чыгарган” җыры башкарылды.Аннары балалар әниләренә, алдан үзләре ясаган чәчәк бәйләмнәрен бүләк иттеләр. Бәйрәм бик күңелле узды.
Кичә чәй өстәле янында дәвам итте.