Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Әниләр турында бергәләп хикәяләр укыйбыз"

4 март көнне, “Бөтендөнья уку көне” уңаеннан Республика балалар китапханәсе үткәргән акциягә кушылып, китапханәдә  “Әниләрнең олы йөрәгенә, изгелекнең сыйган барсы да” исемендә кычкырып укулар үткәрелде. Кичә өчен, әниләргә багышлап язылган,  хикәяләр һәм шигырьләр торган китаплардан “Иң матур сүз әниемә” исемендә китап күргәзмәсе төзелде.

Чарага 2,3,4,5,6,7, сыныф укучылары чакырылды.

2 сыйныф укчылары Зиатдинова Гүзәл Г.Сабитовның “ Нәни хикәяләр” китабыннан “Иң кадерле бүләк” , Мифтиева Лилия Р.Мингалимнең  “Өч үрдәк” китабыннан “Канатларың булса...” хикәяләрен кычкырып укыдылар.

5 сыйныф укучысы Махмутова Алина А.Хәлимнең “Тал баласы Талхаветдин” китабыннан “Уенчыклар кибетендә”, Гиниятуллина Алина Л.Гыймадиеваның “Ике әни һәм бер математика” китабыннан “Әни нигә елый?”, 7 сыйныф укучысы Низамутдинова Наилә “Л.Сабированың “Мыеклы фәрештә китабыннан  “Куллары йомшак иде”, Фархуллина Ользана “Әни кирәк!” хикәяләрен  укыдылар.

Балалар белән һәр укыган хикәя эчтәлеге буенча фикер алышып , әниләргә авыр сүз әйтмәскә, өй эшләрендә әниләргә булышырга, әти – әнигә игелекле булганда гына балалар  - бәхетле була дигән фикердә, кичәне тәмамладык.