Ул безнең бердәнбер
Югары Лоҗы китапханәсендә “Ул безнең бердәнбер” дигән әдәби сәгать үткәрелде.Кичә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бүләге , якташ язучыбыз Мөдәррис Әъләмовның тууына 70 ел тулуга багышланды .
Татар укучыларына яхшы таныш булган якташыбыз Мөдәррис Әгъләмов – утыз елдан артык татар шигъриятенә хезмәт итеп,Тукай, Туфан традицияләрен үстерүдә зур өлеш керткән шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнде.
“Шагыйрь тәрәзәсен ача” исемендәге китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Соңыннан укучыларга шагыйрь иҗаты буенча викторина сораулары бирелде.