"Татарстан - туган җирем"
Китапханәдә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Татарстан – туган җирем” исмендә туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Кичә өчен “Туган авылым – бәллүр бишегем” исемендә китап күргәзмәсе төзелде.
Чарага 10 – 11 сыйныф укучылары чакырылды.
Укучыларны ТАССРның төзелү тарихы һәм символикалары белән таныштырдым.Республиканың ул чордагы үсеш елларында авыл хезмәтчәннәренең дә үзләренән зур өлеш кертеләре турында, хезмәт алдынгылары турында сөйләнелде.
Шулай ук укучыларны “Авылым тарихы” альбомы белән таныштырдым. Алар альбомны зур кызыксыну белән карадылар. Анда авылның кайчан оешуы, революциядән соң, сәнәкчеләр хәрәкәте, ул вакытларда авылда яшәгән халык саны һәм колхозлашу елларында эшләгән колхоз һәм авыл советы рәисләре белән таныштылар. Бөек Ватан сугышыннан соң авылдагы, авыр чорларны искә төшердек. Бөек Ватан сугышына киткән авылдашларны барладык. Тарихи сәгать файдалы һәм эчтәлекле узды.