Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Кыюлар һәм җитезләр"

 23 февраль  илебезнең төп бәйрәмнәрнең берсе – Ватанны саклаучылар көне. Иңнәренә погон таккан хәрбиләребезнең генә түгел, «ил», «ватан», «бурыч» дигән сүзләргә битараф булмаган һәр барчабызның бәйрәме бу.

  Ватанны саклаучылар көненә карата, мәктәп белән берлектә “Күңелле стартлар” исемендә спорт ярышлары бәйгесе үткәрелде.  Ярышта 4 сыйныф укучылары катнашты.

Укучылары “ скакалка белән сикереп йөгерү”, “туп сикертеп йөгерү”, “обруч әйләндереп йөгерү”, “тупны этеп йөгерү  ярышларында катнаштылар.

Ярышларны дәвам итеп, алар “Шпагатка утыру”, “Кольцо ясау”, “Мостик төшүдә”  да үзләренең җитезлекләрен, сәләтләрен күрсәттеләр.

Ватан саклаучылар көненә,  балалар белән “Ватан сагында” исемле рәсем бәйгесе оештырылган иде. Акварель буялар белән буяп төрле рәсемнәр белән катнаштылар. Рәсемнәр бәйгесенә бәя бирелде.

Соңыннан бәйрәм өчен оештырлган “Рәхмәт сиңа, солдат” исемендә китап күргәзмәсе белән таныштылар. Әңгәмә барышында укучыларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырылды.