Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Туган телем - назлы гөлем"

21 февраль көнне китапханәдә халыкара туган тел көне һәм Бөтенроссия  “Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз” акциясенә кушылып “Туган телем – назлы гөлем” исемендә тематик сәгать үткәрелде. Чарага 4 сыйныф укучылары чакырылды.

Балаларга татар теленең, күп гасырлык тарихы булган, дөньядагы иң дәрәҗәле тел исәбенә кертелүе турында “Туган телем – татар теле” исемендә презентация аша мәгълүмәт бирелде.

 Кичә өчен “Иң татлы тел – туган тел” исемендә китап күргәзмәсе төзелде.Күргәзмәдә татар халкының иҗатына багышланган әкиятләр,табышмаклар, мәкальләр, дастаннардан торган китаплар урын алды.

Татар халык иҗатында әкиятләр аерым урын алып тора. Укучыларны “Әкиятне таны!” викторинасы аша  әкиятләрне искә төшердек.Укучылар әкият геройларына җавап эзләделәр, әкиятләрдән өзек укып, исемен белделәр.

Кичәдә  һәрберебезгә газиз туган телебезгә багышлап язылган шигырьләр укылды. “Туган телем” – Э.Мөэминова, “Туган телем хакына” – Р.Миңнуллин һ.б.

Шулай ук укучылар өчен туган телебезнең бөеклеген “Сүз эчендә хикмәт бар” китабы буенча татар халык иҗаты – мифлар, халык җырлары,мәкальләр аша, аны дәвам итеп белдек.

Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын алып тора. Без аны “Җомак әйтәм – җавап тап” дигән ярышта белдек. Язучы Мөҗәһитнең “Акыллыга сүз әйттем” китабыннан, алар  кошлар, хайваннар, үсемлекләр турындагы табышмакларга бик тапкыр җавап бирделәр.

Кичәнең икенче өлешендә  укучылар    татар халык әкиятләреннән  “Камыр батыр” , “Акыллы кыз”не кычкырып  укыдылар.