Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"К.Насыйри - зур галим һәм әдип"

Күренекле мәгърифәтче һәм язучы, Каюм Насыйриның тууына 195 ел тулу уңаеннан китапханәдә,К. Насыйри - зур галим hәм әдип”  исемендә тәрбия дәресе үткәрелде.  Моның өчен “Язучы һәм мәгърифәтче” исемендә китап күргәзмәсе төзелде.

Чарага 4 сыйныф укучылары чакырылды.

Әңгәмә барышында балаларга, К.Насыйриның журналист-энциклопедист, тарихчы, галим, тел белгече,фольклорчы, язучы, тәрбияче, мәгърифәтче икәнлеген һәм бөтен гомере буе халкына фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән ярты гасырдан артык, алны – ялны белмичә, милләткә хезмәт итүе турында мәгълүмәт бирелде.

Аның балалар өчен язылган “Әбүгалисина” кыйссыннан өзекләр укылды.

К.Насыйри дәресләре – зур тормыш, тәжрибә дәресләре, безгә белем hәм тәрбия бирүче язмалары, балаларны, зурларны әхлак тәрбиясенә өйрәтә .

Балаларны, зурларны әхлак тәрбиясенә өйрәтүче, язучының “Китап –әт – тәрбия” әсәреннән, тәрбия дәресләрен укыдык. Әдипнең әсәрләре аның туган телебезне яратырга, татар булуыбыз белән горурланырга өйрәтә.