Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Д.ННәгыйм, Р.Нәбиев "Бөртекләп җыелган гомер" повесте буенча

12 февраль көнне китапханәдә, яшь язучы Дания Нәгыйм һәм Рөстәм Нәбиев белән берлектә язылган “Бөртекләп җыелган гомер” повесте буенча китап укучылар конференциясе үткәрелде. Чынбарлык вакыйгаларына нигезләнеп язылган китап яратып укылды. Әсәрнең төп героеның фаҗигале язмышы, тормыш сукмаклары, хис – кичерешләре тасвирлана. Алга әйдәгән хыяллары бер мизгелдә чәлпәрәмә килгән егет тормыш сынаулары каршында югалып калмавы,  ихтыяр көчен, сабырлыгын, тугрыклы мәхәббәтен юлдаш итеп яшәргә омтылуы, кешеләрне сокландырып, югарыга үрмәләве, ике кулы белән тормышка чытырдап ябышып, тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә профессиональ спортчыга әверелеп, язмышын үзгәртә алуы, барыбызны сокландырды. Кичәдә  Рөстәмнең фаҗигале язмышы, беркемне дә битараф калдырмады. Һәркем үз фикерен әйтте, китаптан өзекләр укылды. Әсәрнең  герое Рөстәм үз мисалында яшәүнең мәгънәсен – ямен күрсәтә, төшенкелеккә бирелмәскә өнди.