"Муса Җәлил - каһарман шагыйрь"
15 февральдә герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 114 ел тула. Шул уңайдан китапханәдә “Муса Җәлил – каһарман шагыйрь” исемендә батырлык сәгате үткәрелде. Кичә өчен, Муса Җәлилнең иҗатын яктырткан китаплардан, иллюстрацияләрдән “Җиңелүне белмәс Җәлил” исемендә күргәзмә төзелде.
Чарага 4 класс укучылары чакырылды.
Туган илне ярату, патриотизм хисләре тәрбияләү уңаеннан, укучыларны шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдым.
Балаларга шагыйрьнең иҗатын ныграк яктырту уңаеннан “Муса Җәлил” исемендә презентация әңгәмә рәвешендә үрелеп барды.
Укучыларны “Моабит дәфтәрләре” китабының язылу тарихы белән таныштырдым.
Башлангыч сыйныф укучылары, шагыйрьнең “Кызыл ромашка”, “Чишмә”, “Маэмай”, “Куян”,Карак песи” шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.
Соңыннан шагыйрьнең иҗаты буенча “ Шигырьләрнең исемен ата?” исемендә викторина үткәрелде.