"Символлар тарихыбыз, рухи байлыгыбыз"
7 февраль – Татарстан Дәүләт гербы кабул ителүгә – 28 ел, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан , китапханәдә “Символлар тарихыбыз, рухи байлыгыбыз” исемендә информация сәгате үткәрелде.
Китапханәче балаларга Герб безнең Республикабызның дәүләт символы булуы һәм 1992 елның 7 февралендә кабул ителүе турында сөйләде.
Әңгәмә барышында, Дәүләт символлары илнең, халыкның үзенә хас үзенчәлекләрен, аның гасырлардан килгән традицияләрен, уй-хыялларын гәүдәләндерүе, аңлатылды.
Укучыларга ,Дәүләт гербындагы төсләрнең, сурәтләрнең аңлатмасы, герб авторлары турында мәгълүмат бирелде.