Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Ленинград блокадасы өзелгән көн"

27 январьдә Ленинград блокадасы өзелүгә – 76 тулды. Шушы тарихи вакыйга  уңаеннан, китапханәдә “Ленинград блокадасы өзелгән көн” исемендә батырлык сәгате үткәрелде. Иллюстрацияләр белән “Күңелдән китмиләр батырлар” исемендә китап күргәзмәсе оештырылды.

Күргәзмәдәге Н.Ходзаның “Тормыш юлы” китабы буенча укучылар белән фикер алушылар булды.

Блокада 871 көн дәвам итә. Бу бөтен кешелек тарихында иң озакка сузылган куркыныч чолганыш.

Кичә барышында укучыларны, Бөек Ватан сугышы турында аңлатма, фашистларның Ленинградны чолгап алып, камалышта калуын,  шәһәр халкының фидакарь батырлыгы, ипи бәясе, шәһәргә юл бары тик Ладога күле аша гына булуы аңлатылды.

Укучылар, 11 яшьлек Таня Савичеваны ачы язмышы, ипи карточкалары, дошманның явызлыгы, тормыш юлы турындагы хәлләр уйланырга мәҗбүр итте.

Тематик кичә “Ленинград блокадасы ” исемендә электрон презентациясе белән үрелеп барды.