"Мин яратам сине, туган ягым, синең белән горурланам!"
13 январь көнне, китапханәдә ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап, “Мин яратам сине, туган ягым, синең белән горурланам” дигән исем астында китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалар безгә туган төбәгебезнең тарихы, Ватан хакына сугышкан һәм каһарманлык күрсәткән кешеләр, Татарстан Республикасының бүгенгесе турында сөйлиләр.
Индус Таһировның “На изломе историй” дип аталган китабында – төрле елларда язылган язмалар җыентыгында – заманабызның тарихи мәсьләләре, Татарстан Республикасы белән Россия Федерациясе арасындагы мөнәсәбәтләр бәян ителә.
А.Кәбировның “Нам жить и помнить” китабында Татарстан АССР халкы тормышының Бөек Ватан сугышы елларындагы төрле аспектлары яктыртыла, фашизмны җиңүгә республикабыз халкы керткән өлеш һәм аның роле тасвирлана, якташларыбызның хезмәттәге фидакарьлеге турындагы хәтерне саклау турында мәсьәлә күтәрелә.
Бүгенге көндә нәшер ителә торган вакытлы матбугат: “Татарстан”, “Казань”, “Ватаным Татарстан” һәм башка газета – журналлар республикабызның үсеш юлын, халкының бүгенге тормышын ачык күрсәтә.