"Бертуган Гриммнарның мавыктыргыч әкиятләре"
8 январь көнне, китапханәдә немец язучысы – әкиятчесе Якоб Гриммның тууына – 235 ел тулу уңаеннан “Бертуган Гриммнарның мавыктыргыч әкиятләре” исемендә әдәби викторина үткәрелде. Язучының әкиятләр китабыннан шул ук исемдә китап күргәзмәсе төзелде. Викторина барышында, балалар инде укылган әкиятләрен искә төшерделәр.
Балалар , “Әкият геройларын бел?”, “Җөмләне әйтеп бетер, кайсы әкиятән өзек?”, Иясен бел?”, “Әкият геройлары әйткән канатлы сүзләрне әйт?” кебек әкият викторинасы сорауларына бик теләп җавап биреп, алар үзләренең әкиятләрнең яхшы белүләрен күрсәттеләр.