"Яшел чыршы әйләнәсендә"
Балаларның кышкы каникулларын күңелле үткәрү уңаеннан, 4 январь көнне, мәктәп залында балалар елкасы үткәрелде. Анда төрле яшьтәге авыл балалары белән, шәһәрдән каникулга кайткан балалар да катнашты. Балалар елка тирәли “Яңа ел” турында җырлар җырладылар шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җавап эзләделәр.
Балалар, төрле кызыклы уеннарда актив катнаштылар: “Кар бөртекләре”, “Кем тизрәк”, “Туңдыру”, “Исем әйтү”.
Балаларның “Яңа ел бизәкләре” исемендәге рәсем конкурсына бәя бирелде. Бәйрәмдә катнашучы балаларга “Кар кызы” татлы бүләкләр өләште.