Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Зифа Кадырова - популяр язучы"

27 декабрь көнне, китапханәдә яраткан язучыбыз Зифа Кадырованың “Яраларың белән яратырмын” повесте буенча китап укучылар конференциясе үткәрелде. Кичә өчен “ Зифа Кадырова – популяр язучы” исемендә китап күргәзмәсе төзелде.

Чарада катнашучылар, язучының үзәкләргә үтеп керердәй, уйланырлык итеп язылган яңа әсәренә карата үз фикерләрен җиткерделәр.

Әсәр үзәгендә 70-80нче елларында Яр Чаллы кешеләре. Китапта буяучы кыз Асия турында сөйләнелә. Ул бәхетле гаиләдә яши, улы һәм кызы бар. Җәйге ялында ул туган авылына кайта һәм анда беренче мәхәббәте, тәүге баласының әтисе, заманында аны ташлап киткән Рифат белән очраша.

Китап тормышта ясаган хаталарны кеше үзе төзәтергә тиешлеге турында. Конференциядә катнашучылар, җиңел акыллылык гаилә фаҗигасенә китерүен, ләкин иртәме –соңмы кешенең күзләре ачыла, ни генә булмасын, бу дөньяда гаиләдән дә кыйммәтлерәк, кадерлерәк нәрсә юк” дип , тормыштан алынган гыйбрәтле язмышлардан бик күп сабак алырга була дип, үз фикерләрен белдерделәр.