"Яңа ел могҗизасы"
25 декабрь көнне, Бигеш мәктәбе үткәргән “Яңа ел могҗизасы” исемендәге театрельләштерелгән балалар иртәсенә, безнең мәктәпнең 4 сыйныф укучылары да кушылды.
Валуллина Милена шагыйрә Р.Вәлеваның “Кыш бабай”, Сабирова Гөлназ “Яңа ел” шигырьләрен сөйләделәр. Аннары икесе бергә “Үсте чыршы урманда” җырын башкардылар. Тамашачыларны Валиуллина Милена “Башкорт халык биюе” белән сөендерде.
Кыш бабай белән Кар кызы, якынлашып килүче “2020 –күсе елы” белән бәйрәм котлауларын җиткерделәр.
Иртәдә барлык сыйныф укучылары да теләп катнаштылар. Бәйрәмне алып баручы иминлек хезмәткәрләре балаларны бәйрәм белән котлап, төрле мавыктыргыч уеннар оештырдылар.
Төрле әкият геройлары костюмннарыннан киенгән балалар, матур итеп “Яңа ел” турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, кызыклы скетчлар күрсәттеләр. Җырлы – биюле түгәрәк уеннарда бик теләп катнаштылар.
Кыш бабай белән Кар кызы балаларга күп төрле сынаулар әзерләгән иделәр. Ул сынауларны да бергәләп җиңеп чыктылар. Бәйрәм ахрында “Кар кызы” балаларга баллы бүләкләрен өләште.Бәйрәм бик күңелле үтте.