Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Конституция - дәүләтнең төп законы"

        Конституция көне Россиянең иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсе булып тора һәм ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә. 26 ел элек дәүләтнең төп законы кабул ителгән. Конституция-дәүләтнең төп законы-Россиянең бөтен хокук системасының үзәге булып тора һәм башка законнарның мәгънәсен һәм эчтәлеген билгели. Шул уңайңан китапханәдә   «Конституция - дәүләтнең төп законы» исемендә информация сәгате үткәрелде.  Чара барышында , Конституциянең барлыкка килү тарихы турында сөйләнде, аның структурасы белән танышытылар. Әңгәмә  “Безнең Ватаныбыз – Россия” исемендә презентация белән үрелеп барды. Соңыннан, бөтен катнашучылар да "Барлык кешеләр өчен Төп закон" дигән хокукый тест сорауларына җавап бирделәр.