"Туган ягыбызның батыр солдатлары"
9 декабрь – Ватан геройлары көне уңаеннан, китапханәдә “Туган ягыбызның батыр солдатлары” исемендә тарих сәгате үткәрелде. Кичә өчен, кешелекнең батырлыгын, намусын, кыюлыгын, каһарманлыгын чагылдыручы, Бөек Ватан сугышы геройларын яктырткан китап күргәзмәсе төзелде. Кичәгә 4 сыйныф укучылары чакырылды.
Чара барышында китап күргәзмәсенннән Бөек Ватан сугышы геройлары белән таныштык.
Сугышта батырларча һәлак булган , Калимуллин Галимҗан һәм Гайфетдинов Минһаҗетдиннарны һәм исән кайткан авылдашларны искә төшердек. Исән кайтканнардан Ситдиков Суфиян, Саттаров Касыйм, Кабиров Бәгъдәнур, Әхмәтшин Мөбаракша абыйларның сугышчан юлын, газетада басылып чыккан язмалар аша таныштык.
Бергәләп, Валиуллина Милена башкаруында Р. Миңнуллинның “Батыр булыгыз” шигырен тыңладык.
Соныннан укучылар белән обелиск янында сугыш кырларында башларын салган авылдашларны искә төшердек һәм бер минут тынлык белән искә алдык.