Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Үзеңнең йөрәк җылысын бүләк ит!"

          3 декабрь көнне, халыкара инвалидлар көне уңаеннан китапханәдә “Үзеңнең йөрәк җылысын бүләк ит!” исемендә игелек сәгате үткәрелде. Китапханәдә  матур эшләр, күркәм гамәлләр чагылыш тапкан матур әдәбият әсәрләреннән торган “Сынмас рухлы замандашлар” дип аталган  китап күргәзмәсе төзелде.

     Чара барышында, тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгәннәр язмышы хакында сүз барды. Әңгәмә “Без төрле, ләкин без, бергә!” исемендә презентация белән үрелеп барды.

         Кичәнең икенче өлешендә укучылар белән , 3 группа инвалид Набиуллин Рафаил абыйларга бардык.

 Балалар орашуда, Рафаил абыйга  шәфкатьлелек темасына багышланган, күңел кылларын тибрәтерлек “Ак хыяллар тулы дөнья”, “Мин яшәргә килдем” шигырьләрен сөйләделәр.

Китапханәче Ләйлә Дәүләтованың «Халәт» шигырен укыды.

        Әңгәмә барышында без укучылар белән бергә, тирәбездә яшәүче, безнең ярдәмгә мохтаҗ булганнарны читләтеп үтмәскә булдыра алганча ихтибар, ярдәм кулыбызны сузарга, һәм күңел җылысын без бирергә тиеш – икәнлеге турында фикер алыштык.

Соңыннан укучылар Рафаил абыйга,үзләре ясаган открытка һәм кечкенә генә бүләкне тапшырдылар.

Рафаил абыйга, исәнлек- саулык, күңел тынычлыгы теләп саубуллаштык.